Прививка ясау пунктлары районның медицина учреждениеләрендә эшләячәк.
Кукмара районында яшәүчеләрнең бәйрәм һәм ял көннәрендә ковидтан прививка ясату мөмкинлеге бар. Бу турыда Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмында хәбәр ителә.
Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрьдә вакцинацияләүне район үзәк дәваханәсенең терапия корпусында, 5 ноябрьдә поликлиниканың 223нче прививка кабинетында үтәргә була. Эш графигы 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
4 һәм 6 ноябрьдә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр «Фатыйма» сәламәтлек үзәгендә дә прививка ясатырга мөмкин. Адресы: Кукмара шәһәре, Гагарин урамы, 28 йорт.
5 ноябрьдә вакцинацияләүне районның барлык ФАПларында үтәргә була.
Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булу мөһим.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев