Ул элегрәк тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Кукмара районы прокуратурасы Югары Шөн авылында яшәүче 21 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.
Сорау алу версиясе буенча, ул 2021 елның 5 августында исерек килеш руль артына утырган. Юл-патруль хезмәте инспекторлары автомобильне Кукмара шәһәре территориясендә туктата. Медицина тикшерүе барышында машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Ул элегрәк тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Ул үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев