Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ир кеше үтерү белән янаган өчен хөкем ителгән

50 яшьлек ир-ат узып баручылар белән конфликтка кергән.

Кукмара районында яшәүче бер ир узып баручыга үтерү белән янаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

Кукмара районы прокуратурасы 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны “үтерү белән янау” маддәсе буенча гаепле дип тапты.

«2019 елның 27 декабрендә кичке сәгать җиделәр тирәсендә Каенсар авылының Вокзал урамында яшәүче 50 яшьлек исерек ир-ат үз йорты яныннан үтеп баручылар белән конфликтка керә. Низаг барышында хөкем ителүче, металл көрәк белән кизәнеп, үтерү белән яный», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев