Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгынга каршы режим кертелә

25 апрельдән 15 майга кадәр коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта ризык әзерләү, шул исәптән мангалда шашлык кыздыру тыела.

Калын кар юрганы астыннан чүп-чар гына түгел, узган елдан калган корыган үләннәр дә «баш калкыта». Тиздән кайберәүләр аларны яндыра башлар. Әмма болай эшләргә ярамый. Чөнки коры үлән тиз янып китә, ялкын телләре шул арада шактый зур территорияне чолгап алырга, капка-коймаларга, хуҗалык корылмаларына, йортларга да күчәргә мөмкин. Гадәттә, бәйрәмнәр чорында күпләр үзләренең дача йортларына бара. Янгын куркынычы кагыйдәләрен сакламау, тиеш булмаган урыннарда учак ягу һәм аны күзәтүчесез калдыру, урманнарда сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре ташлау бәла-казаларга китерә дә инде.

Язгы һәм җәйге чорда янгын куркынычы көчәю сәбәпле, республика территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чорда коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта ризык әзерләү, шул исәптән мангалда шашлык кыздыру тыела. Үзегезне һәм якыннарыгызны, милкегезне саклагыз. Янгынны сүндерүгә караганда аны кисәтү җиңелрәк икәнен онытмагыз.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев