Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында туып-үскән Гөлнара Вюрфл Мусбургта «Вюрфл Ландшафдисайн» фирмасын җитәкли

Күкшел авылы кызы Гөлнара Вюрфл (Габитова), Арча педагогика көллиятендә инглиз теле буенча белем алып, үзлегеннән немец телен үзләштерә һәм балачак хыялын тормышка ашыра. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Бавариянең Мусбург шәһәрендә яши, “Вюрфл Ландшафтдизайн” (Wuerfl Landschaftsbau) фирмасын җитәкли.

 

- Гөлнара, нинди максатлар белән чит илгә күчәргә уйладың? Нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килде?

- Балачактан чит ил күрү теләге булды үземдә. Бигрәк тә инглиз телен яхшы белгәч, Америкага барасым килде. Тик чит илгә җайлы гына китеп булмый. Бигрәк тә 20 ел элек виза алу катлаулы иде. Ничек итсәм иттем, читтән торып Казанның гуманитар институтына укырга кереп, Германиягә бер елга эшкә чыгып киттем. Ул виза алгандагы интеккәннәрне китап итеп язарга була.
Һәрбер адымның кыенлыклары бар инде. 2002 елда бер авыз сүз немец телен белмичә, Германиянең Бавария регионына бер авылга килдем. Барысы да чит: тел, ашау, кешеләр... Әмма мин бик тиз ияләндем. Өч ай эчендә немец телендә сөйләшергә дә өйрәндем.
 
- Германиядә яшәүнең нинди үзенчәлекләре бар?

- Германиядә яшәү дәрәҗәсе югары: юллар бик караулы, дәваханәләрдә дәвалану, мәктәпләрдә, югары уку йортларында немецларга гына түгел, башка илләрдән килеп укучыларга да белем алу бушлай. Тормыш хәле тотрыклы: монда яшәешне 10 ел алдан планлаштырып була. Законнар халык өчен язылган. Бар милләт кешеләренең дә хокуклары бертөрле. Шулай ук чисталыкка, табигатькә зур игътибар бирелә.

Туган ягым Татарстан белән дә бик горурланам, аның табигате, шифалы чишмә-сулары миңа бик якын.


 
- Тормыш иптәшең белән ничек таныштыгыз?

- Роберт белән дискотекада таныштык. Ул немец милләтеннән. Башта инглиз телендә аралаштык.
 
- Балаларыгыз турында да беләсе килә.

- Без ике бала үстерәбез: улыбыз Юлианга 15 яшь, кызыбыз Дианага – 12.

Алар икесе дә мин эшләгән гимназиядә укыйлар. Юлиан – 10 сыйныфта, Диана – 7дә. Инглиз, латин, француз телләрен өйрәнәләр. Юлианга 11-12 сыйныфта рус теле дә керә башлаячак.
 
- Балалар татар телен беләме? Гаиләгездә милли татар халык ашлары пешерәсезме?

- Татар телен аңлыйлар, тик татарча сирәк сөйләшәбез. Милли ризыкларны, әлбәттә, бик яратып пешерәм. Балалар бигрәк тә коймак, өчпочмак, токмачлы аш сорыйлар. Гаиләбездә Нәүрүз бәйрәмен  үткәрү дә бер күркәм гадәткә әйләнде.
 
- Немец төгәллегенә өйрәнү авыр булмадымы?

- Немец менталитеты минем холкыма бик туры килә. Үзем - перфекционист, бөтен эшем 100 процент җиренә җитәргә тиеш. Шуңа күрә кайбер вакытта немецлардан да арттырып җибәрәм бугай.
 
- Кайсы телдә уйлыйсың, фикер йөртәсең?

- Тормыш таләбе шундый: немец телендә көндәлек сөйләшкәнгә күрә, бүгенге көндә уйлавым, фикер йөртүем дә немецча дип әйтер идем. Тик шулай да телемне онытмыйм. Әти-әниләр, туганнар белән еш элемтәгә керергә тырышабыз, туганлык җепләрен өзәргә ярамый.
 

- Үз эшегезне ничек башладыгыз?

- Тормыш иптәшем – һөнәре буенча ландшафт дизайнеры. Безнең үзебезнең фирмабыз бар, ул 50 ел дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Аңа Робертның әти-әнисе нигез салган. Бүгенге көндә аларның киңәшләрен тотып, тәҗрибәләренә таянып эш итәбез. Гаилә эшенең дәвамлы,  сыйфатлы булуы бик мөһим.


 
- Бу хезмәтең кайда кулланыла? Заказлар каян килә?

- Заказлар төрледән: шәхси һәм дәүләт заказлары.  Бөтенесен дә үтәп бетереп булмый. Кире каккан очраклар да бар. Дәүләттән булганнары беренче чиратта тора. Роберт күбрәк архитекторлар белән эшләргә ярата. Әмма алар белән эшләүнең бер минусы бар: кәгазь эше күп. Кайвакыт шәхси заказ бирүчеләр безне 1-2 ел да көтә.


 
- Ландшафт дизайны – катлаулы, күпкырлы иҗади процесс.  Әлеге хезмәтеңдә илһам көчен каян аласың?

- Мин үзем офиста гына эшлим. Мәктәптә математиканы яратмасам да,  хәзер финанс эшләрен алып барам. Дөрес, булышчыларыбыз бар. Проектларның барысын да Роберт үзе төзи, мин – хуплаучы гына. Үзем әле гимназиядә дә укыта башладым. Атнага җиде сәгать кенә булса да, балалар белән эшләве – үзе бер рәхәт. Компьютер артында утырып аргач, мәктәптә бер “җилләнеп” кайтам.
 
- Эшегездә нинди ысуллар кулланасыз?

- Безнең фирманың эш максаты – һәрбер кешегә үзенә туры килә торган, индивидуаль дизайн булдыру. Башкарган эшләребезне кабатламыйбыз. Чөнки Фэн-шуй ысулы белән эшлибез. Бу – бик танылган Кытай стиле. Әлеге ландшафт юнәлешенең төп идеясе – табигать белән гармониягә ирешү. Фэн-шуй ысулы нигезендә бакчада барлык 5 беренчел элементларның булуы мөһим: су-бассейн яки күл, металл – бакыр скульптура (безнең өчен), агач – агачлар яки куаклар, уңдырышлы туфрак, ут – кызыл яки кызгылт-сары төстәге чәчәкләр.


 
- Россия белән Германия арасында дизайн өлкәсендә аермалыклар бармы?

- Немецлар, нинди генә зур участоклары булуына карамастан, яшелчә үстермиләр. Бөтен җирдә яшел үлән һәм чәчәкләр утырталар.

Без Раштуа өчен чыршылар да үстереп сатабыз. Бавариядә аны бик зурлап үткәрәләр, шуңа күрә бәйрәмгә бары тик чын агачлар гына бизәлә.

Бакчабызда алмагач, груша, слива, черешня, нектарин, абрикос агачлары да бар. Алар җимеш бирсен дип, Робертның әтисе (аңа 86 яшь инде, әле һаман умарталар тота) умарталар алды. Исән чакта карашырга булышырмын дип. Бүгенге көндә 15 баш умартабыз бар. Сатар өчен тотмыйбыз, туганнарга, дусларга да күчтәнәч итеп өләшәбез.
 
- Райондашларыңа нинди профессиональ киңәшләр бирер идең?

- Күпнең азы яхшырак, диләр бит. Бакча дизайнын шуңа таянып ясарга кирәк. Миңа калса, стильләрне катнаштыру - иң киң таралган ялгышларның берсе. Бакча дизайны өй бинасына туры килергә тиеш.
 
- Гөлнара, бүгенге көндә нинди хыялың бар?

- Ел буена дөнья тирәли сәяхәткә китәр идем.
 
- Әңгәмә өчен рәхмәт!

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk