Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 31 яңа очрак теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 31 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 3 кеше хастаханәгә салынган, калган 28 кеше өендә дәвалана. Өчесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 22 очрагы ачыкланган, Буа һәм Питрәч районнарында – икешәр, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Саба районнарында – берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7448 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6341 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев