Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының театр коллективлары «Сәйяр» фестивалендә бүләккә ия булдылар

Конкурска республиканың шәһәр һәм районнарыннан 246 гариза кабул ителгән булган.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрлары фестивалендә җиңү яулаучыларны һәм призлы урыннарга ия булучыларны бүләкләделәр.

Балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру максатыннан оештырылган конкурска республиканың шәһәр һәм районнарыннан 246 гариза кабул ителгән булган.

Бүләкләү тантанасына кукмаралылар да чакырылды. Зур Сәрдек гимназиясе һәм шәһәрнең «Чулпан» балалар бакчасы театр коллективлары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Өметле киләчәк» дипломы һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Зур Сәрдек гимназиясе һәм Янил мәктәбе коллективлары «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә лаек булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев