Кукмара районының дүрт мәктәбенә «Югары бәяләү культурасы» дигән билге бирелде
2025 елгы Бөтенроссия тикшерү эше нәтиҗәләре объектив булмаган һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр әлеге исемлеккә кертелмәгән.
Бөтенроссия тикшерү эшен (ВПР) анализлау, аларны мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән чагыштыру буенча Кукмара районының дүрт белем йортына: Кукмара беренче гимназиясе, Манзарас, Сәрдекбаш һәм Янил урта мәктәпләренә «Югары бәяләү культурасы» дигән билге бирү турында карар кабул ителде.
Мәктәпләр үзләренең рәсми сайтына урнаштыру өчен электрон рәвештә «Югары бәяләү культурасы» билгесен алачак.
2025 елгы Бөтенроссия тикшерү эше нәтиҗәләре объектив булмаган һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр әлеге исемлеккә кертелмәгән.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмара-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев