Кукмара районының Аш-Буҗи балалар бакчасы — «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» республика бәйгесендә җиңүче
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Аш-Буҗи балалар бакчасы — «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» республика бәйгесендә җиңүче

Әлеге балалар бакчасы 500000 сумлык грантка ия булды.

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» республика бәйгесендә җиңү яулады һәм 500000 сумлык грантка ия булды.

Балалар бакчасы ирешкән уңыш — коллектив, педагоглар, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Грант оту балаларга тел мохитендә үзләрен үстерергә, чит телләрне, туган телне өйрәнүгә, үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белүгә зур мөмкинлекләр ачачак.

Яңа методикаларны гамәлгә ашыру белем бирү процессының билингваль өлешен көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, балаларга ике телне дә ышанычлы үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Фото: Район мәгариф идарәсе

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев