Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан контракт буенча хезмәт итүче хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнде

Станислав, әтисе артыннан, махсус хәрби операция зонасына китә.

Иске Каенсар авылы егете Станислав Абрамов бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында килешү буенча хезмәт уза.  

Станиславка – 28 яшь. Әнисе Светлана ханымның сөйләве буенча, ул мәктәпне тәмамлагач, Сәвәлидәге политехника техникумына укырга керә. Аннары армиягә алынып, Камчаткадагы хәрби частьларның берсендә хезмәт итә. 

«Станислав армиядән соң иң элек вахта юлы белән эшләде, ә менә махсус хәрби операция зонасына киткәнче төзелеш өлкәсендә хезмәт куйды. Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзүе һәм тиздән китәчәге турында кайтып әйткәч, күңелемә бик авыр булды. Чөнки ул чагында 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән тормыш иптәшем Владимир да шунда иде. Улымны уеннан кире кайтару өчен күпме генә тырышсам да: “Әни, мин шунда булырга тиеш”, – диде, карарын үзгәртмәде. Алар бераз өйрәнүләр узганнан соң, алгы сызыкка керделәр», – ди Светлана Сайфеева.

Райондашыбыз бүгенге көндә 90нчы гвардия танк дивизиясенең 228нче гвардия мотоукчылар полкының бүлекчә командиры вазыйфасын башкара. Быелның 10 августында Желанное торак пункты тирәсендәге урман полосасында һөҗүм вакытында Станислав Абрамов штурмлау взводы командиры белән бергә алга таба хәрәкәт иткәндә, каршы якның артиллерия утына эләгә, штурмлау взводы командиры яралана. Шул чагында якташыбыз югалып калмый, ядрәләр яңгыры астында командирга беренче ярдәм күрсәтә һәм штурмлау төркемнәре белән идарә итүне үз өстенә ала, аларның гамәлләрен координацияли, батальон командиры белән өзлексез элемтәне тәэмин итә. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм кыюлыгы өчен гвардиянең кече сержанты Абрамов Станислав Петрович аерым тәртиптә дәүләт бүләге – Батырлык ордены белән бүләкләнә. 
 
 Әнә нинди курку белмәс, батыр йөрәкле ул үстергән Светлана Васильевна. Станислав – әнисе һәм якыннарына гына түгел, безнең барыбыз өчен дә Герой, зур горурлык. 

«Алгы сызыкка кергән чагында хәрбиләр элемтәгә чыга алмый. Андый вакытта үз-үземә урын тапмыйм инде. Ә менә полигонда вакытта көн саен сөйләшәбез я СМС-хәбәр аша аралашабыз. 2023 елның октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә дрон һөҗүменә эләгеп, тормыш иптәшем Владимирның гомере өзелде. Аны авылыбыз зиратына җирләдек. Һәлак булганнан соң Батырлык ордены бирелде. Хәзер менә улым өчен ут йотып яшим», – ди әнисе.

Станислав ике тапкыр авылга якыннары янына ялга кайтып килгән. Соңгысында хәрбине әле яңарак кына озатканнар.

«Икенче күрешүебезне бигрәк озак көттек. Шуның өчен дә сагынышкан идек. Төп йортта яшәүче улым Евгений белән бик күп эшләделәр бу юлы. Берсе комбайн иярләде, икенчесе йөк машинасы белән басудагы ашлыкны амбарга ташыды. Бакчаларны да тәртипләделәр. Аның нәкъ менә көзге уңыш җыйган вакытта кайта алуы гаиләбез өчен зур ярдәм булды. Улым тагын да җитдиләнгән, үзгәргән, олыгаеп киткән. Элек тә ул хәтле күп сөйләшми иде, хәзер бигрәк аз сүзлегә әйләнгән. Махсус хәрби операция зонасына килешү төзеп киткәненә августта бер ел тулды. Әлеге вакыт эчендә ялгышып кына булса да зарланмады, андагы хәлләрне сөйләмәде ул. Санаулы көннәр шул арада үтеп китсә дә, үзен таза-сау килеш күргәч, йөрәк барыбер азрак тынычланып калды. Хәрбиләрнең һәммәсен Ходай үзе саклап йөртсен, хәсрәтләрен күрергә язмасын», – ди әнисе.

фото: шәхси архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев