Кукмара районында торак йортта янгын чыккан
Янгын Мәчкәрә авылында булган.
Кукмара районында янгын чыккан. Бу турыда районның 117нче янгын-коткару часте хәбәр итә.
4 гыйнварда 18.21 минутта 117нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Мәчкәрә авылының Пушкин тыкрыгы урамында шәхси хуҗалыкның януы турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортның йокы бүлмәсе яна торган була, төтенләнү күзәтелә, утның алга таба таралу куркынычы яный.
Йорт хуҗалары өйдә кешеләр юклыгын хәбәр итеп, ут чыккан төгәл урынны хәбәр итәләр.
Янгын нәтиҗәсендә, гомуми мәйданы 9 квадрат метр булган торак йортның стенасы һәм түшәме яна.
фото: 117нче янгын-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев