Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры автомәктәп җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирә, алар карала һәм хокук бозулар бетерелә.
Кукмара районы прокуратурасы район автомәктәпләрендә юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшергән.
Күзәтчелек чаралары барышында ике автомәктәптә күрсәтелгән өлкәдә закон таләпләренең тулысынча үтәлмәве ачыкланган. Җиңел автомобильләрдә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү өчен дару савытлары медицина эшләнмәләре белән комплектацияләү таләпләренә туры килмәгән, ә юл-транспорт һәлакәтләрен исәпкә алу журналлары төгәлсезлекләр белән алып барыла.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры автомәктәп җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирә, алар карала һәм хокук бозулар бетерелә.
Гаепле вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартыла.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев