Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

Бүгенге көндә янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Кичә Кукмара районында күп балалы гаилә яшәүче йортта янгын чыга. Бу хакта районның 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районында янгын күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

5 июльдә сәгать 23.49да 117нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Мәмәшир авылының Беренче май урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына.

Кукмара районында янгын күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы ала. Ул аларга торак йорт һәм ишегалды корылмалары януын сөйли. Хатын-кыз үзенең дүрт баласы белән яна торган өй эченнән үзвакытында чыга ала. Тагын ике баласы бу вакытта Кукмарада әбиләрендә була.

Кукмара районында янгын күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

Янгын нәтиҗәсендә сарай, өй һәм аның верандасы кара күмергә әйләнә. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк.

Бүгенге көндә янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

фото: районның 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

3

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев