Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы хәрби комиссары контракт буенча хәрби хезмәт узу турында сөйләде

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшли.

14-15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе уза. 

Кукмара районының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә оештырылган ярминкә кысаларында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшли. Мобиль төркем, контракт буенча хәрби хезмәт узу, тиешле таләпләр, әлеге хезмәтнең өстенлекләре турында район хәрби комиссары Альберт Гомәров сөйләде.

- Хәзерге вакытта килешү (контракт) буенча хезмәт итәргә теләге булганнарны сәламәтлеге һәм башка критерийлар буенча сайлап алу кампаниясе бара. Әлеге төр хезмәт белән кызыксынучылар узган атнада эшләгән мобиль төркем вәкилләренә дә үз сорауларын бирә алды.
Хәрби хезмәт узу өчен контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акчалата түләү каралган. Ә инде айлык хезмәт хакы барлык хәрбиләрнеке дә бертөрле түгел, 204 мең сумнан башлана, хәрби дәрәҗә, вазыйфа һәм хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә арта.
Шулай ук килешү нигезендә хезмәт итүчеләргә социаль яклау юнәлешендә ташламалар һәм гарантияләр каралган. Болар: туплау-ипотека системасында катнашып, Россия Саклану министрлыгы хисабына тиз арада торак сатып алу, торак наймы өчен компенсация, хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалану яисә тернәкләнү курслары узу, федераль бюджет хисабына сәламәтлек һәм гомерне иминиятләү, 20 ел хәрби хезмәт узганнан соң льготалы пенсиягә чыгу хокукы, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аларга тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, балаларга югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары, балалар сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итү мөмкинлеге һәм башкалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев