Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары: Балаларны хәвефтән саклау — бүгенге таләп
Иң мөһиме — гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәт булдыру. Бала үз проблемасы турында ата-анасына курыкмыйча сөйли алырга тиеш.
Белем-тәрбия бирү учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү, террорчылык һәм экстремизм куркынычларын булдырмау — өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Районның мәгариф тармагында профилактика эшләре ничек оештырыла? Бу хакта без район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова белән сөйләштек.
— Гөлнара Шәүкәтовна, сүзне балаларның иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләрдән башласак иде.
— Тәрбия эше — профилактиканың нигезе. Мәктәпләрдә системалы рәвештә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә. Аларга хокук саклау органнары вәкилләре, психологлар, дин әһелләре чакырыла. Патриотик акцияләр, спорт ярышлары, конкурслар оештырыла.
Балаларның иминлеге, аларның гомере һәм сәламәтлеген саклау — безнең өчен төп бурыч. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау өчен 31 белем бирү оешмасында җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән. Учреждение җитәкчеләре белән дә даими рәвештә иминлек мәсьәләләре турында сөйләшәбез. Шулай ук балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, полиция, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Районда 79 белем-тәрбия бирү объекты (44е — мәктәп, 33е — балалар бакчасы, 2се — өстәмә белем бирү объекты) эшли. Аларның барысы да видеокүзәтү, керү-чыгуны контрольдә тоту системалары, ашыгыч чакыру төймәләре белән җиһазландырылган. Даими рәвештә эвакуация күнегүләре уздырыла, биналарның террорчылыкка каршы сакланышын тикшерү үткәрелә.
— Балаларны интернет челтәренең тискәре йогынтысыннан саклау юнәлешендә чаралар күреләме?
— Бүгенге көндә төп куркыныч тудыру чыганакларының берсе — интернет мохите. Анда яхшы хәбәрләр белән беррәттән, балаларга, яшьләргә начар яктан тәэсир итә торганнары да шактый. Шуңа күрә без закон кысаларында укучыларның онлайн-активлыгына мониторинг алып барабыз. Ай саен нәтиҗәләр буенча тиешле органнарга хисаплар тапшырабыз. Моннан тыш, педагоглар өчен семинарлар, инструктажлар үткәрелә. Аларга балаларның үз-үзен тотышындагы куркыныч билгеләрне вакытында күреп алу юлларын өйрәтәбез.
Ата-ана җыелышларында социаль челтәрләрдәге куркыныч төркемнәр, мошенниклык очраклары турында сөйләшәбез. Иң мөһиме — гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәт булдыру. Бала үз проблемасы турында ата-анасына курыкмыйча сөйли алырга тиеш. Әти-әниләргә шул хакта да аңлатабыз.
— Профилактика эшендә нинди кыенлыклар бар?
— Интернетта балаларны җәлеп итү ысуллары бик тиз үзгәрә. Моннан тыш, кайбер ата-аналарның медиаграмоталылыгы җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә безгә даими рәвештә белемнәрне яңартып торырга, заманча алымнар кулланырга туры килә.
— Алга таба нинди бурычлар куела?
— Киләчәктә цифрлы иминлек, медиамәдәният тәрбияләү юнәлешендәге эшне тагын да көчәйтергә уйлыйбыз. Укучыларны спортка, иҗатка, волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итү дә зур әһәмияткә ия. Чөнки актив, максатчан, үзенә ышанган бала деструктив агымнарга бирелми.
Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергәләп эшләгәндә генә без яшь буынны хәвеф-хәтәрләрдән саклап кала алабыз.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев