Кукмара районы кешесе «лайк» тамгасы куеп акча эшлим дип, 400 мең сумга якын акчасын югалткан
Популяр мессенджерларның берсендә хатын-кызга өстәмә акча эшләү турында СМС-хәбәр килә.
Чыгасы акчаң уйламаган җирдән чыгып китәр дип, юкка гына әйтмиләр. Кукмарада туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче райондашыбызның да шулай була. Август аенда Кукмарага кайткач, мошенниклар тозагына эләгә ул. Алиягә (исеме үзгәртелде) — 31 яшь.
«Беркөнне популяр мессенджерларның берсеннән өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында язылган СМС-хәбәр килде. Эчтәлеге мондый: "Без туристлык агентлыгыннан, отельның рейтингын күтәрү өчен эш тәкъдим итәбез. Шартлары бик гади: төрле сайтларга кереп, экранның рәсемен (скриншот) ясарга, „ошый“ тамгасын куярга һәм комментарий язарга кирәк. Хезмәт хакы да начар түгел, көненә 400 сумнан 7,5 мең сумга кадәр". Кызыксынып киттем дә, ризалык белдереп, җавап юлладым. Шуннан соң мине икенче бер чатка күчерделәр, тест биремнәре җибәреп, шулар өчен 400 сум акча түләргә вәгъдә иттеләр. Биремнәрне үтәдем. Ул вакытта кичке сәгать тугызлар иде инде. Элемтәнең икенче очындагы яңа "таныш"ларның эш сәгате беткәнлектән, алар миңа: "Иртәгә сезнең белән менеджер, элемтәгә кереп, акчаны күчерер", — дип язды. Чыннан да, менеджердан хәбәр килде, исемне, ничә яшь икәнлеген, телефон номерын һәм номерның кайсы банкка беркетелгән булуын сорады. Мин барысын да алар кушканча эшләдем һәм 400 сум акчаны алдым. Алга таба да ике арада аралашу дәвам итте, биремнәрне үтәп җибәрә тордым. Тариф сатып алырга кирәк иде. Иң түбән тариф — 577, ә югарысы 3 мең сум тора. Кечкенә сумманы сайладым һәм тагын 300 сум акча эшләдем. Сайтка теркәлергә куштылар, андагы счетта минем акчалар күренәчәк иде. Биремнәр сатып ала торгач, бераздан табыш — 850 сумны, аннары 3 мең сумны тәшкил итте. Тотылган акчалар һәм процент өлеше килеп торгач, боларның, чыннан да, туристлык агентлыгыннан булуларына ышандым», — ди Алия.
Алга таба райондашыбызга вип-тарифлар тәкъдим итә башлыйлар, сатып алу бәяләре дә шактый гына арта. Райондашыбыз тагын бер-бер артлы 13 мең, 17 мең, 40 мең, 80 мең сум акча күчерә. Тик менә сумма зурайган саен, счеттагы акчаларны гына алып булмый башлый.
«Менеджерга язып, проблеманы аңлаттым. Ул исә процент югары булуын, эшләгән акчаларның, һичшиксез, артып кайтачагын әйтте. Барлыгы 30 пакет бирем үтәргә кирәк иде. Төрледән-төрле кешеләргә, аларның счетларына, телефон номерларына акча күчерә-күчерә, соңгы этапларның берсенә килеп җиттем. 29нчы пакетны алу өчен 211 мең сум акча таләп ителде. Янәсе, шуннан соң гына мин эшләгән акчаларымны кире кайтара алачакмын. Инде нишләргә дип баш ваттым. Һаман саен акчалар күчерә торгач, хәтта банк та үземнән шикләнә башлады, счетны блокка куйдылар. Аларга шалтыратып, фатирга ремонт ясыйм дип ялганладым, акчаларны үзем күчерәм дип әйттем. Мин бер банктан 260 мең сум кредит алдым һәм иң элек — 100 мең, аннары 110 мең сумны яңа "таныш"ларга юлладым. Процентлар белән бергә счетта 508 мең сум акча җыелды. "Мин биремнәрне эшләп бетердем, акчаларын кайтарыгыз", — дип яздым. Шактый гына тынлыктан соң менеджердан берьюлы түли алмауларын күрсәтеп җавап килде. Яңадан 250 мең сум акча сорадылар. Әмма инде барлык банк счетлары да ябылган, һәм бер банк та кредит бирмәячәк иде. Үземнең мошенникларга эләгүемне аңладым. Әмма соң. Нәтиҗәдә 160 мең сум үземнең җыелган акчаны, 210 мең сум кредитны кырыгалдарларга җибәргән булып чыктым», — дип сөйли ул, ачынып.
Бәлагә юлыккан ханымнан: «Моңарчы мошенниклар турында ишеткәнегез булдымы?» — дип сорамый кала алмадык.
«Мин беркайчан таныш түгел телефон номерларын алмыйм, эш тәкъдим итү белән бәйле СМС-хәбәрләргә дә җавап язмый идем. Әмма бу юлы нәрсә булганын үзем дә аңлата алмыйм. Алар, берничә тапкыр акча җибәреп, миндә ышаныч яуладылар, үз ятьмәләренә эләктерделәр. Тырышып эшләп тапкан хәләл акчаларым кызганыч, аннары кредитны да ике ел дәвамында ай саен 24 мең сум түләргә туры киләчәк. Минем хәлдә калмас өчен игътибарлырак булыгыз!» — диде ул.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның сигез аенда мошенниклар район халкына 30 миллион сумлык зыян салган.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев