Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы имам-мөхтәсибе: Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын

Шушы фазыйләтле айны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты, диелә котлауда.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Аллаһның олуг рәхмәте белән 2026 елның Рамазан ае үтеп тә китте, һәм без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен — мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Ураза гаете — шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, «Аллаһның әмерен үтәдек» дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез, җәмәгать белән укылган тәравих намазлары артта калды һәм бихисап әҗер-савапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын): «Әгәр дә сез Рамазан аеның барлык фазыйләтләрен белсәгез, аның ел буе булуын теләр идегез», — дигән. Бүген исә без ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрелгән шушы фазыйләтле айда ирешелгәннәрне югалтмаска тырышып, яңадан-яңа изгелекләр эшләргә әзер булып, тормышыбызны дәвам итәбез.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, якты, ышанычлы өметләр алып килсен!

Раббыбыз Аллаһы Тәгалә илебезгә тынычлык иңдерсен һәм сугышларны туктатып, ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп итсен, вафат булганнар өчен кылынган догаларыбызны кабул итеп, ахыргы урыннарын Җәннәт итсен. Көннәребезне гыйбадәтле, эшләребезне бәрәкәтле, гомеребезне сәгадәтле кылып, Үзенең олуг рәхмәтендә булуыбызны насыйп итсен!

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев