Кукмара районы башлыгы Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән котлады
Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм хезмәт юлында яңа казанышлар телим, диелә котлауда.
14 июнь — Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев тармакта хезмәт куючыларны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
«Текстиль һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәт куючыларның фидакарьлеге, җаваплылыгы һәм югары һөнәри осталыгы зур хөрмәткә лаек. Алар район икътисадының үсешенә саллы өлеш кертә, халыкны сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция белән тәэмин итә, тармакның алдынгы традицияләрен саклап кына калмыйча, заман таләпләренә яраклаштырып үстерүгә дә зур көч куя.
Үз эшегезгә булган тугрылыгыгыз, яңалыкларга омтылышыгыз, җаваплылык хисе һәм һөнәрегезгә мәхәббәтегез киләчәктә дә яңа үрләр яуларга, ирешелгән уңышларны арттырырга һәм тармакның абруен күтәрергә ярдәм итәр дип ышанам. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм хезмәт юлында яңа казанышлар телим».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев