Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады

Сергей Димитриев ветеранның күкрәгенә “Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел” медален такты.

Район башлыгы Сергей Димитриев Чишмәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделвахит Шәмсетдин улы Шәмсетдиновны Өлкәннәр көне белән котлап, үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Габделвахит абыйга — 98 яшь. Ул 1943 елның ноябрендә армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә, Белоруссияне, Польшаны, Германияне дошманнардан азат итүдә катнаша. Райондашыбыз Бөек Җиңү көнен Германиядә каршы ала. Ветеран күпсанлы орден-медальләргә ия.

Сергей Димитриев ветеранның күкрәгенә «Беларусь Республикасын немец—фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел» медален такты.

«Менә мин инде җәмәгатемнән калып 19 ел яшим. Пар канатсыз бик читен. Колаклар юньләп ишетми, я бер җир, я икенче җир авырта. Аның карвы күзләрем яхшы күрә. Сез тигез, матур гомер итегез», — диде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев