«Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим», — диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызда яшәүчеләрне һәм кунакларны 1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.
— 1 Май — ул үз хезмәте белән туган җиребезнең матурлыгын, яшәешен тәэмин итүче һәркемнең бәйрәме. Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында илебезнең намусын сакласалар, хуҗалык хезмәтчәннәре бәйрәмне — басу-кырларда, башкалар ремонт-төзелеш мәйданчыкларында каршылый. Шәһәрдә һәм авылларда территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча өмәләр тулы көченә бара. Безнең район һәрвакыт үзенең уңган-булган халкы белән дан тота. Киләчәктә дә кукмаралыларның икътисад, сәнәгать, мәдәният үсешенә зур өлеш кертәчәкләренә һәм барлык казанышларның төп бурычыбызны хәл итүгә — гражданнарның иминлеген һәм аларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәгенә ышанам. Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим, — диелә котлауда.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев