Кукмара ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
Әлеге акция юлларда тәртип бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән иде.
Бәйрәм алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы белән берлектә чираттагы рейдка чыктылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә 2023 елның Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителүен искә төшерделәр, шулай ук якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.
- Безнең акция юлларда тәртип бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән. Бүген балаларга гына түгел, ә өлкәннәргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими рәвештә үтәргә кирәклеген искә төшерергә телибез. Бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәрендә якыннарына игътибарлы һәм сак булсыннар иде, - диде полиция Кыш бабае.
- Миңа бу акция бик ошый. Беренче мәртәбә генә эләгүем түгел мондый чараларга. Бүләк итеп яктылык кайтаручы ленталар һәм жилет бирделәр, бик зур рәхмәт. Якынлашып килүче Яңа ел белән! – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты машина йөртүче Владимир Аввакумов.
Кыш бабай белән Кар кызы акциядә катнашучы һәркемгә яктылык кайтаручы элементлар, тәм-томнар бүләк иттеләр һәм киләсе елның барыбыз өчен дә яхшы ел булуын теләделәр.
Фото: Елена Яковлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев