Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллиятендә укучылар өчен «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында экскурсия һәм мастер-класслар үткәрелде

2022 елда көллият «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем бирү-җитештерү кластеры булдыру өчен федераль бюджеттан грантлар бирү конкурсында җиңде.

2022 ел – Кукмара аграр көллиятенең юбилей елы. Даны еракларга таралган, бай тарихлы көллият 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы вакыт аралыгында уку йорты зур үзгәрешләр кичерде. Үз бусагасы аша меңләгән белгечләр әзерләп, олы тормыш юлына озатты. 

Районыбызда һөнәри уку йортының булуы авыл хуҗалыгы тармагын эшче кадрлар белән тулыландырырга ярдәм итә. Бүгенге көндә аграр көллияткә, республика агросәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, масштаблы эш йөкләнгән. Без хәзер гади кул хезмәте һөнәрчеләрен түгел, ә тормышыбызга килеп кергән яңа технологияләр белән эш итүче белгечләр әзерлибез. Ник дигәндә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча итеп компьютерлаштырылган комбайн-тракторлар белән тулылана. Ә мондый техника белән идарә итү һәм эшләү өчен, белемле яшьләр кирәк. Аларга тиешле белем һәм күнекмәләр бирү өчен, заманча техникалар белән җиһазландырылган укыту бүлмәләре һәм  остаханәләре булдыру мөһим. Шул максаттан аграр көллият дәүләт тарафыннан бирелә торган грантларда катнаша һәм шул грант акчасына укыту базаларын яңарта, камилләштерә. Быелның 25 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча белем бирү-җитештерү үзәгендә (кластер) катнашучыларның партнерлыгы турында килешүгә кул куелды.
 
«Профессионалитет» – соңгы вакытта урта-һөнәри белем бирү системасында барган үзгәрешләрнең чираттагы этабы. Яңа программа өч яңалык кертүне күздә тота. Беренчесе – көллиятләр һәм техникумнарда белем бирүгә һөнәри берләшмәләр вәкилләрен җәлеп итү, аларны белем бирү системасы инвесторлары итү, икенчесе – укытуның интенсивлыгын арттыру хисабына уку срокларын кыскарту, өченчесе – уку йортларында төрледән-төрле яшьләр инициативалары үзәкләре булдыру.

Проектта Мәгариф министрлыгы тарафыннан сайлап алынган көллиятләр һәм техникумнар катнаша. Аларда белем алучы 150 меңнән артык студент беренчеләрдән булып программаны үзләрендә сынап караячак. Тәҗрибә уңышлы барып чыкса, ике елдан «Профессионалитет» илебезнең барлык урта уку йортларына таратылачак.
 
Экспериментның асылы нидән гыйбарәт соң? Иң төп бурыч – урта буын кадрлар әзерләү системасын төрле төбәкләрдә һәм тәгаен тармакларда хезмәт базары ихтыяҗларына тагын да ныграк якынайту. Шулай ук укытуны бюджет өчен аз чыгымлы итү, бушлай белем алучы студентлар өчен финанс җаваплылыгын яшьләр алга таба эшләячәк компанияләр һәм производстволарга йөкләү. Алар исә, үз чиратларында, яшьләр белән тәҗрибәләрен, практик белемнәрен һәм күнекмәләрен уртаклаша алачаклар.
 
Бүген тормыш мультипрофессиональлек таләп итә. Экспериментта катнашачак яшьләр яңа шартларга тиз җайлаша алыр дип уйлыйбыз. Урта-һөнәри белем бирү системасында практик әзерлекне көчәйтергә кирәк булуы бәхәссез.
 
«Профессионалитет» белем бирү-җитештерү үзәге (кластеры) кысаларында цифрлы игенчелек, машина-трактор паркын эксплуатацияләү юнәлешләре буенча заманча остаханәләр булдырылачак.
 
«Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча «Профессионалитет» белем бирү-җитештерү үзәгенең (кластеры) төп җитештерү предприятиеләре: Вахитов исемендәге, «Урал», «Восток», «Әсәнбаш-Агро» хуҗалыклары, «Бозкурт» оешмасы. Студентлар әлеге җитештерү предприятиеләрендә уку белән практиканы бергә алып баралар  һәм уку йортын белемле, һөнәри күнекмәләре булган яшь белгечләр булып тәмамлаячаклар.

«Профессионалитет» федераль проект кысаларында 22 октябрь көнне Бердәм ачык ишекләр көне үткәрелде. Чараның максаты – мәктәп укучыларын һәм аларның  әти-әниләрен яңа, заманча урта һөнәри белем бирү системасы белән таныштыру, безнең районга һәм башка районнарга «Профессионалитет» федераль проекты турында мәгълүмат җиткерү. Ачык ишекләр көне кысаларында Зур Кукмара, Югары Чура, Янил мәктәбеннән килгән укучыларга уку йорты буенча экскурсияләр оештырылды, укыту бүлмәләрендә һәм остаханәләрдә мастер-класслар күрсәтелде. Һәр һөнәр турында белешмәләр алдылар. Уку корпусында укучылар өчен эчтәлекле очрашу да булды. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның иң кирәкле һөнәр ияләре булуын ассызыклады. Көллият директоры Азат Гатин укучыларны аграр көллияткә укырга чакырды. Чара ашханәдә чәй эчү белән тәмамланды.
 
«Профессионалитет» федераль проектны тормышка ашыруда үткәреләсе чаралар күп. Алар уку елы дәвамында план нигезендә оештырылачак. Бу чараларда катнашырга мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен көтеп калабыз. 
 
 

Рәзинә ШАКИРОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев