Коткаручылар Саба районында урманда адашкан ир-атны зират янында тапкан
Соңгы яңалыклар

Коткаручылар Саба районында урманда адашкан ир-атны зират янында тапкан

Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.

Коткаручылар бер сәгать дәвамында Саба районында урманда адашкан өлкән яшьтәге ир-атны эзләделәр, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

112 ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру бердәм номерына 70 яшьлек ир-атның Шәмәрдән авылындагы профилакторий янында урманда адашуы турында хәбәр алынган.

4нче зона-коткару отряды коткаручылары шунда ук урынга чыгып, полиция хезмәткәрләре белән бергә югалган кешене эзли башлаган.

фото: ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев