Казанда амбулатор гемодиализ үзәге ачылды
Шәһәр диализ үзәге сменасына 15 диализ урынына исәпләнгән, эш 2 сменада алып барыла, кирәк чакта 3 смена булырга мөмкин.
Казанда дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында амбулатор гемодиализ үзәге ачылды.
Гемодиализ — терминаль стадиядә бөерләрнең хроник авырулары белән интегүче пациентларда канны шлаклардан һәм артык сыеклыктан чистарту процедурасы (ХБП 5 стадия). Тиешле дәваланудан башка мондый пациентлар үләр иде.
«ФармГрупп» ҖЧҖнең Казандагы шәһәр диализ үзәге диализ үзәкләренең «төнге сменаларын» бушатырга мөмкинлек бирәчәк, 200 пациентка кадәр дәвалануны тәэмин итәчәк.
Шәһәр диализ үзәге сменасына 15 диализ урынына исәпләнгән, эш 2 сменада алып барыла, кирәк чакта 3 смена булырга мөмкин.
Диализ үзәге беренче пациентларны кабул иткән инде. Пациентларга амбулатор гемодиализ ысулы белән алмаштыргыч бөер терапиясен күрсәтү мәҗбүри медицина иминияте кысаларында түләүсез башкарыла.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев