Исеме ачыкланган солдатлар арасында райондашларыбыз да бар
Әлеге солдатларның туганнарының Кукмара туган якны өйрәнү музеена 2-64-53 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.
“Кайтарылган исемнәр” халыкара хәрби-мемориаль үзәге, Австрия җирендә һәлак булып, “Билгесез солдатлар” булып җирләнгән 3 меңнән артык совет сугышчысының исемнәрен ачыклауга ирешкән. Алар арасында түбәндәге райондашларыбыз да бар:
гвардия сержанты Павлов Степан Павлович, 1921-04.04.1945, Кукмара станциясе, кыз туганы - Павлова Пелагея Павловна (Баден, Түбән Австрия),
рядовой Гайнетдинов Мөхәмәд 1906-12.04.1945, Кукмара районы, Мәмәшир авылы, хатыны – Галимова Зипа (Шенкирхен-Райерсдорф, Түбән Австрия).
Әлеге солдатларның туганнарының Кукмара туган якны өйрәнү музеена 2-64-53 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев