Иртәгә Кукмарада +1 градус һәм болытлы һава торышы көтелә
Соңгы яңалыклар

Иртәгә Кукмарада +1 градус һәм болытлы һава торышы көтелә

Явым-төшемнәр районны читләтеп үтәчәк.

17 март көнне Кукмара районы территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыш, көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һәм иртән термометр -6..-10, аязган вакытта -13 градусны күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +1..-3 градус.

Юлларда бозлавык.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев