Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иминлек һәм уңайлык өчен: Кукмара–Мамадыш автоюлының бер өлеше төзекләндерелә

Хәзерге вакытта юл өслеген әзерләү эшләре бара, капиталь ремонт тәмамланганнан соң биредә йөрү тагын да уңайлырак һәм куркынычсызрак булачак.

Районда юлларны төзекләндерү эшләренә ел саен зур игътибар бирелә. Чокыр-чакырлы, өслеге “ашалган” юл участокларын вакытында ремонтлау – уңайлы һәм имин хәрәкәтнең төп шартларының берсе. Төзек, тигез һәм сыйфатлы юллар транспорт йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә зур уңайлык тудыра.

Кукмара-Мамадыш автоюлының Түбән Үрәс авылы тирәсендә зур күләмле ремонт эшләре башлануын да күпләр сөенеп кабул иткәндер. 

– Биредә юл төзеклән­дерүгә апрель ахырында керешкән идек, шөкер, бүгенге көнгә кадәр шактый эшләр башкарылды, – ди Балтач районара юл-төзелеш идарәсенең юл мастеры Алмаз Сабиров. – Бүгенге көнгә кадәр 1,5 чакрым арада юл өслеге тигезләнде, күпер тирәсенә ике метрлы торба салынды. Юлның кайбер өлешләрен кисеп алып, өстәмә рәвештә балчык түшәп, аны дәүләт стандарты таләпләренә туры китерәбез. Эшләр график нигезендә алып барыла. Җир эшләре тәмамланганнан соң, юлның ярты өлешенә асфальт җәя башларга планлаштырабыз. Аннары тау өлешендәге 300 метр ара да сүтелеп, тиешле таләпләр буенча төзекләндереләчәк. 

Оешма мастеры сүзләренә караганда, юлның киңлеге шул килеш, 7 метр булып калачак, ә юл читенә ике яктан да вак таш түшәләчәк. Эш планында юл билгеләре кую, җәяүлеләр юлы ясау, яңа тукталыш урнаштыру да бар. 

– Төзекләндерелә торган юлда таусыман, калкулыклы урыннар шактый иде. Шуңа күрә кайбер участокларны кисеп алып, өстәмә балчык һәм ком салдык. Эш барышында кара балчык чыккан урыннар да очрады. Ул балчыкны җыеп алып, урынына ком түшәлде. Ә юеш, дымланып торган өлешләрне известь ярдәмендә стабильләштереп, ныгыттык, – ди Алмаз Сабиров. – Ремонт вакытында юлның Түбән Үрәс авылына керү өлеше дә тиешле таләпләргә туры китереп, төп юлга чыкканда ике яктан да яхшы күренерлек итеп эшләнәчәк.

Кукмара-Мамадыш автоюлы аша транспорт бик күп йөри. Төзекләндерү эшләре барган чорда хәрәкәт ничек көйләнә икән?

– Әлеге участокта ике яктан да светофорлар куелды. Хәрәкәт вакытлыча чиратлап оештырыла. Кайбер көннәрдә аерым хезмәткәрләр дә транспорт агымын көйләргә ярдәм итә. Әлбәттә, капиталь ремонт вакытында бераз уңайсызлыклар туа. Әмма машина йөртүчеләрнең күбесе моны аңлап кабул итә, сабырлык күрсәтә, – ди Алмаз Сабиров. – Ремонт эшләрен ноябрь аенда тәмамларга ниятлибез. 

 

Хәзерге вакытта юлның әлеге өлеше техника гөрелтесенә күмелгән. КамАЗлар ком, вак таш ташыса, грейдерлар юл өслеген тигезли, ә катоклар түшәлгән катламны ныгытып бара.  

– Мин грейдерда 2015 елдан бирле эшлим. Төп бурыч – автомобильләр өчен мөмкин кадәр тигез, нык һәм тотрыклы юл өслеге булдыру. Эш ком түшәүдән башлана, аннары таш салына, һәр катлам җентекләп тигезләнә һәм ныгытылып бара. Шулай итеп, юл соңгы этапка – асфальт җәюгә әзерләнә. Бу эштә һәр миллиметр диярлек әһәмиятле, чөнки таләпләр югары. Шуның өчен хезмәткә җаваплы карарга кирәк, – ди Илназ Хәсәнов. – Хезмәтебез җиңелләрдән түгел, әмма бу эшкә ияләнгәч, авырлыгы әллә ни сизелми. Иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать алтыга кадәр хезмәт куябыз. Яңгырлар яуганда, билгеле, бераз кыенлыклар туды. Шулай да эшне туктатмадык, мөмкин булган кадәр тырышып, графиктан соңга калмаска омтылдык. 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев