Иман, ихласлык һәм бәрәкәт көне: Кукмара районы имам-мөхтәсибе Корбан бәйрәме белән котлый
«Олуг бәйрәм көнендә гает намазын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге шатлык-куаныч хисләрен тирә-юньдәгеләр белән уртаклашып, Раббыбыз ризалыгына ирешергә насыйп итсен!» — диелә котлауда.
Хөрмәтле райондашлар, милләттәшләр, дин кардәшләр!
Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне Корбан гаете белән тәбриклим!
Корбан чалу ул — Раббыбызның әмере. «Кәүсәр» сүрәсенең 2нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал!» — дип боера. Ә «Хаҗ» сүрәсенең 34нче аятендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: «Без һәр өммәткә корбан чалу тәртибен билгеләдек. Үзләренә ризык булырга тиешле дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда, Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз Ул — бердәнбер Аллаһ. Шулай булгач, Аңа буйсыныгыз. (Ий, Мөхәммәд) ихлас булганнарны һәм тыйнак итагать итүчеләрне сөендер».
Корбан чалу гыйбадәтенең асылы ул — Аллаһка якынаю һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безне иксез-чиксез нигъмәтләре белән бүләкләгән. Корбан гамәле исә шөкернең иң ачык чагылышы.
Корбан бәйрәме изге сәфәр — Хаҗ кылу тәмамланган көн дә. Аллаһның рәхмәте белән быел да шактый күп якташларыбыз олы Хаҗ гамәлләрен башкару нияте белән изге Мәккә җирләренә киттеләр. Аллаһы Тәгалә аларның шушы гыйбадәтен кабул итсен һәм киләсе елларда да Хаҗ юлларын ачык кылсын!
Олуг бәйрәм көнендә гает намазын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге шатлык-куаныч хисләрен тирә-юньдәгеләр белән уртаклашып, Раббыбыз ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Алдагы тормышыбызда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, хәерле максатларыбызга ирешеп, бу дөнья һәм ахирәт тормышында бәхетле булырга насыйп әйләсен. Корбан бәйрәме котлы булсын!
Ихтирам һәм изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ
Фото: «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев