Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшьлек бүләге — гомерлек истәлек: Кукмарадан Хисмәтовларның мәхәббәт тарихы

Хәзерге яшьләр бер-берсенә купшы, кыйммәтле бүләкләр бирешә, дип искә ала Марат абый.

Кукмарада яшәүче Фирая һәм Марат Хисмәтовлар гаиләсенең бергә тормыш коруына 60 ел. 

Марат абый — газетабызның күптәнге һәм даими хәбәрчесе. Еллар дәвамында ул үзенең хатирәләре, истәлекләре, тормыш тәҗрибәсе һәм үткен фикерләре белән сугарылган язмалары аша укучыларыбызны сөендереп килә.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан Марат абый безнең белән матур бер ядкәрен уртаклашты. Ул Фирая апага 17 яшьлек егет чагында бүләк иткән рәсемне саклап килгән икән. Аны открыткадан күчереп үзе ясаган, шулай ук шигъри юллар да язган. 

Дустым, бу зур бүләк түгел, 
Ләкин анда бик зур теләк бар. 
Бу рәсемдә сезгә бәхет теләп, 
Сезне якын күргән йөрәк бар. 

Гөлбакчада гөлләр өзәр идем, 
Миңа ошаган чәчәк бармы икән?
Йөрәгеңне белеп бетерә алмыйм,
Анда миңа урын бармы икән?

Эх, дускаем, әгәр белсәң иде,
Йөрәгемнең нидән януын.
Йөрәгемдә синең өчен генә,
Сиңа гына урын барлыгын. 

Пар алмалар үсә алмагачта, 
Кызарып пешәр җилләр алмаса.
Язмыш кушса, без бергә булырбыз,
Сагынып сөйләр өчен калмаса.

Әгәр кавыша алмасак, син бервакыт, 
Шул сүзләрне алып укырсың.
Бу сүзләрне алып син укырсың,
Ә үземне инде онытырсың. 

Син онытырсың, бәлки, 
ул да мөмкин, 
Бәлки башкаларны сөярсең. 
Синнән башка беркемем юк минем, 
Син бит минем теләк диярсең.

Ә мин!..

Ә мин оныта алмам сине, 
Айлар, еллар үтеп китсә дә.
Кемнәр белән генә яшәсәм дә, 
Кемнәр белән генә гомер итсәм дә.

Юк, алай түгел,
Аерылмаска тиеш без бер дә.
Бергә-бергә, бер-беребезне сөеп
Яшәргә тиеш без гомергә.

Һич шик юк ки безнең бәхетебездә,
Без барыбер бергә булырбыз.
Бер-беребезне сөеп, бергә булып,
Бергә-бергә тормыш корырбыз. 

Әмма бүген инде ул шигырьнең үз иҗаты булганмы, әллә кайдандыр күчереп алганмы — төгәл генә хәтерләми.

— Хәзерге яшьләр бер-берсенә купшы, кыйммәтле бүләкләр бирешә. Безнең яшьлектә исә чын күңелдән тапшырылган гади генә бүләк тә бик кадерле иде, — дип искә ала Марат абый.

Фирая апа белән Марат абыйга алдагы көннәрендә дә тигезлектә, саулык-сәламәтлектә, балалары һәм оныклары хөрмәтендә бәхетле гомер кичерергә язсын. Ә Марат абый безне алга таба да үзенең кызыклы һәм эчтәлекле язмалары белән сөендереп торсын.

Фото: Марат Хисмәтовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев