Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылардан кемнәрне эшкә чакырта алмыйлар

Кайбер очракларда эш бирүче хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка ял көннәрендә эшкә чакыртып китерергә хокуклы.

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 12 көн ял итәчәк. Кайбер татарстанлыларны ял көннәрендә эшкә чакыртып китерергә мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Кемнәрне бәйрәм көннәрендә эшкә чакыртып китерергә ярамый
Эш бирүче йөкле хатын-кызларны һәм балигъ булмаган хезмәткәрләрне ял көннәрендә эшкә чакырта алмый.

Кемнәрне хезмәткәрнең үз ризалыгыннан башка эшкә китертә алмыйлар
Кайбер очракларда эш бирүче хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка ял көннәрендә эшкә чакыртып китерергә хокуклы.

Ләкин бу кагыйдә түбәндәге категорияләргә кагылмый:

  • инвалид хезмәткәрләр;
  • 3 яшьтән кечкенәрәк балалары булган ата-аналар;
  • сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар;
  • күпбалалы ата-аналар (гаиләдәге иң кечкенә балага 14 яшь тулмаган очракта);
  • берүзе 14 яше тулмаган бала тәрбияләүче ата-аналар;
  • авыру туганын караучылар;
  • 14 яше тулмаган бала тәрбияләүчеләр (баланың икенче әти-әнисе вахталы эштә эшләгән очракта).

Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев