Яңа дуслар, онытылмас хатирәләр: Кукмара районында «Нараткай» лагере җәйге ял сезонын ачты
Беренче смена актив эшләп килүче «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлегенә багышланган.
Камышлы урманының гүзәл табигате кочагында урнашкан «Нараткай» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере 1 июньнән үз ишекләрен киң ачып, җәйге ял сезонын башлап җибәрде. Быелгы беренче сменада 160 бала ял итәчәк. Алар 18 июньгә кадәр вакытларын күңелле һәм файдалы үткәреп, көч-куәт туплап, яңа дуслар табып һәм онытылмас хатирәләр җыеп кайтачак.
«Нараткай» лагере елдан-ел яңарып, заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелә һәм матурлана бара. Быел да лагерь ял итүчеләрне яңартылган һәм уңайлы шартлары белән каршы алды. Балалар өчен клуб, ашханә, спорт мәйданчыклары, медицина ярдәме күрсәтү пункты, учак ягу урыны һәм аеруча көтеп алынган бассейн барлык шартларга туры китереп эшләнгән. Биредә балаларның сәламәтлеге, иминлеге һәм кызыклы ялын оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.

Беренче смена актив эшләп килүче «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлегенә багышланган. Смена җитәкчесе Гүзәл Шакирова Кукмара районы буенча әлеге хәрәкәтнең муниципаль кураторы булып тора. Аның сүзләренә караганда, лагерь программасы балаларның иҗади, интеллектуаль һәм физик мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Лагерьда 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар ял итә. Алар дүрт төркемгә бүленгән һәм «Кояш», «Урман», «Күк» һәм «Күл» дип исемләнгән корпусларга урнаштырылган. Балалар белән тәҗрибәле 12 әйдаман эшли. Моннан тыш, лагерь командасында ди-джей һәм фотограф та бар. Алар балаларның һәр көнен кызыклы вакыйгаларга бай итә, иң күңелле мизгелләрне истәлеккә саклап калдыра. Шулай ук әлеге материаллар белән әти-әниләр дә танышып бара.
— «Беренчеләр хәрәкәте»нең эшчәнлеге 13 юнәлешне үз эченә ала. Шуңа күрә лагерьда һәр көн аерым бер темага багышлана. Мәсәлән, бүген балалар төрле һөнәрләр белән таныша. Шул уңайдан районның янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре кунакка килеп, үзләренең җаваплы хезмәтләре турында сөйләячәкләр, практик күнекмәләр күрсәтәчәкләр. Алдагы көннәрдә дә беренче ярдәм күрсәтү, патриотик юнәлештәге, иҗат һәм спорт белән бәйле күптөрле чаралар үткәрү планлаштырыла, — дип сөйләде Гүзәл Шакирова.

Лагерьдагы һәр иртә сәгать сигездә күңелле музыка астында физик күнегүләр ясау белән башлана. Көн дәвамында биш тапкыр туклану оештырылган. Балалар да ашханә хезмәткәрләрен мактап: «Бик тәмле ашаталар», — диделәр.
Көн тәртибенә спорт ярышлары, эстафеталар, интеллектуаль уеннар, иҗади бәйгеләр, концертлар, мастер-класслар һәм төрле күңел ачу чаралары кертелгән. Балалар саф һавада уйный, яңа белемнәр ала һәм үзләренең сәләтләрен ача. Ә кичләрен лагерь территориясе дәртле музыка тавышына күмелә: балаларны күңелле дискотекалар, кызыклы кичке программалар көтә.

Ралина МӨХӘММӘТДИНОВА, Манзарас мәктәбе:
— Мин «Күк» дип аталган дүртенче отрядта ял итәм. «Нараткай» лагерена беренче генә тапкыр килүем түгел — биредә инде өченче җәемне үткәрәм. Бу лагерьны үзем сайладым, чөнки мондагы мохит бик ошый. Аеруча кичке дискотекаларны яратам. Анда без рәхәтләнеп күңел ачабыз. Лагерьда ял иткәндә күп кенә яңа дуслар таптым. Үзем биергә, кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашырга, табышмаклар чишәргә, квестлар узарга бик яратам. Монда һәр көн яңача һәм мавыктыргыч үтә. Иң мөһиме — лагерьда һәркем бер-берсенә ярдәм итә, теләктәшлек күрсәтә. Биредә дуслык, җылылык һәм хөрмәт хөкем сөрә.

Иркә ГЫЙЛӘҖЕВА, беренче гимназия:
— Безнең өченче отряд «Күл» дип атала. «Нараткай» лагеренда берничә тапкыр ял иткәнем бар, шуңа күрә бирегә һәрвакыт бик теләп киләм. Соңгы елларда лагерь тагын да матурланып, яңарып китте. Монда әйдаманнар бик әйбәт, табигате дә искиткеч матур, ә ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Көннәребез бик күңелле һәм актив үтә. Иртән сәгать сигездә йокыдан торабыз, кайчакта безне бераз иртәрәк тә уяталар. Аннары зарядка ясыйбыз, иртәнге ашка барабыз. Башка отрядлар ашаган арада безнең буш вакытыбыз була. Тукланганнан соң барыбыз да линейкага җыелабыз. Анда көнгә планлаштырылган чаралар белән таныштыралар. Шуннан соң төрле уеннар, ярышлар, конкурслар һәм кызыклы очрашулар башлана.

Ильвина РУФИНА, беренче гимназия:
— «Нараткай» лагерена да алтынчы ел рәттән киләм, шуңа күрә аның ничек үзгәрүен күзәтеп барам. Һәр җәй саен лагерь тагын да матурлана, яңара. Быел, мәсәлән, бассейн төзелгән, бу безнең өчен зур сөенеч булды. Безнең бүлмәләр дә якты һәм чиста, һәркайсында душ, бәдрәф һәм юыну урыны бар. Ике яруслы караватлар, өстәлләр куелган. Лагерьдагы тормыш бик ошый. Монда һәр көн кызыклы вакыйгаларга бай үтә, яңа дуслар табабыз, төрле чараларда катнашабыз. Ә иң яраткан мизгелләремнең берсе — кичке дискотекалар. Анда рәхәтләнеп җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз. Кайчак хәтта тавышыбыз беткән вакытлар да була. Шуңа күрә мин һәр елны «Нараткай»ны көтеп алам.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев