Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ядегәр мәктәбендә Теләче һәм Аксубай районнарыннан белем бирү оешмалары җитәкчеләре очрашты

Стажировка эше конструктив һәм практик юнәлешле характерда булды.

Ядегәр урта мәктәбендә Теләче һәм Аксубай районнарыннан белем бирү оешмалары җитәкчеләренең очрашуы булды.

«Идарә итү практикалары лабораториясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында чарада катнашучыларга махсус хәрби операция сугышчылары сораулары буенча 3Д принтерда эшләнгән «#СвоихНеБросаем» эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәне Ядегәр, Манзарас, Нырья урта мәктәбе, Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары оештырды.

Чара барышында катнашучылар уен зонасы эшчәнлеге белән таныштылар, «Без бергә», «Һөнәр калейдоскобы», «Бизнеска адымнар», «Милли хәзинә» темасына күргәзмәләр карадылар. Кунаклар өчен мәктәп, музей һәм мәктәп яны участогы буйлап экскурсия үткәрелде.

Катнашучылар хәзерге заман шартларында укучыларда патриотизмны үстерүнең нәтиҗәле алымнарын һәм чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үттеләр. 

Стажировка эше конструктив һәм практик юнәлешле характерда булды, һәркемгә тәҗрибә уртаклашырга һәм киләчәктә билгеле бер өлкәдә нәтиҗәле эшләү өчен тәкъдимнәр алырга зур мөмкинлек бирде.

Фото: район мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев