Гомер сукмаклары буйлап: Кукмарадан Григорий Захаров истәлекләре
Хезмәтенең нәтиҗәләрен күреп, «Хезмәт казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Хезмәт ветераны» исемнәре белән хөрмәтләнә.
Безнең актив хәбәрчебез, хезмәт ветераны, район Мәдәният йорты каршындагы «Баламишкин» халык ансамбле җырчысы һәм биючесе, IX республика «Балкыш» фестиваленең зона туры дипломанты Григорий абый Захаров күркәм юбилеен каршы ала.
Аңа матур теләкләребезне юллап, тормыш юлын үзе сөйләвен сорадык. Сүзне аңа бирәбез.
Мин, Григорий Захаров, моннан нәкъ 75 ел элек Көшкәтбаш авылында туганмын. Дөньяга килгәч тә, ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әнинең тормышлары таралып, миңа әнинең әти-әнисе карамагында калып үсәргә туры килде. Ә бабай һәм әби уллары Григорий Захаровта гомер иттеләр. Җиде яшьлек чагымда бабай, ә унике яшемдә әби бакыйлыкка күчеп, мин үзләренең биш баласы булган әлеге гаиләдә алтынчы бала булып яшәдем. Сабый вакыттан ук карап үстергәннәре өчен әле дә рәхмәт сүзләрен әйтәм.
Кечкенәдән авыр эшләрдә җигелергә туры килде. Кукуруз арасыннан кача-поса печән җыеп, бакча казып бәрәңге утырту-казу кебек һәм башкаларында булышып үстем. Сыер, сарык һәм каз көтүләрен чираттан һәм ялланып көтә идек. Үсә төшкәч, Пчеловод урманыннан печән әзерләп, урманда утын кисеп, ике куллы пычкы белән турап, аларны алып кайтып урнаштырулар да калмады. Колхоз эшләренә чыга башладым. Олылар атларын җигеп биреп, трактор тагып йөри торган «Сталинец» комбайныннан ашлык ташыдым, салам эскертләре куярга булыштым, колхоз басуыннан бәрәңге җыйдык.
Авылда дүрт сыйныф белем алып, Югары Чура, Янил мәктәбендә дәвам итеп, 10 класс тәмамладым. Аттестат алгач, тормыш сәбәпләре аркасында Украинага китеп, Горловка шәһәренә барып яшәргә туры килде: терекөмеш чыгара торган шахтага урнашып, ремонт цехында укып һәм эшләп, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Мин анда ватылган техникаларны бер ел дәвамында төзекләндердем.
1969 елны Горловск шәһәре аркылы армия хезмәтенә алындым: Германиянең Олимпишесдорф хәрби шәһәрчегендә ике ел булдым. Танк гаскәрләрендә төз атучы идем. Хезмәт иткәндә Берлиндагы Рейхстаг, Бранденбург капкасы аркылы йөрергә туры килде. Күп тапкырлар Магдебург һәм Потсдам полигоннарында өйрәнүләрдә булып, Эльба елгасының су астыннан танклар белән үтеп, Германияне аркылы-торкылы йөреп хезмәт иттем.
Кукмарага килеп, 1972 елда ПМК-90 оешмасына эретеп ябыштыручы булып урнаштым. Ул елларда оешма районда күпкатлы йортлар, дәваханә, балалар бакчалары, клублар, башка бик күп объектлар һәм итек фабрикасында биналар төзеде. Яшь егет чагым бит әле, белем алырга булдым. 1978 елда Казандагы төзелеш техникумын тәмамлагач, Кукмара киез итек-киез фабрикасында барган төзелешкә мастер итеп билгеләндем. Ул елларда оешмага, итек фабрикасында авыр шартларда зур төзелешләр алып барырга, көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килде. Бу төзелешне Мәскәү дә күзәтүдә тотты.
3 елдан участок җитәкчесе итеп куйдылар, 18 ел дәвамында әлеге җаваплы вазыйфаны башкардым. Җитәкчеләребез һәм коллектив белән аңлашып, үзара ярдәмләшеп яшәдек. Югары оешмалар үткәргән ярышларда зур уңышларга ирешкәч, безнең хакта республикакүләм «Строительная трибуна» газетасында күп тапкыр мактап язып чыктылар. Хезмәтемнең нәтиҗәләрен күреп, «Хезмәт казанышлары өчен» медале белән бүләкләндем, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Хезмәт ветераны» исемнәре белән хөрмәтләделәр. Бу оешмада 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым.
Моннан 53 ел элек Югары Чура авылы кызы Рая белән гаилә корып, өч егетне тормыш юлына бастырдык. Алар үз көчләре белән укып, өйләр салып, балалар үстереп, күркәм генә гомер итәләр. Өйләнүгә оешманың тулай торагыннан бер бүлмә, озакламый яңа төзелгән күпкатлы йорттан — ике, соңрак өч бүлмәле фатир бирделәр, йорт та җиткердек.
Лаеклы ялга чыккач та өйдә генә тормадым, Расих Шакиров җитәкләгән оешмада прораб булып эшләдем. Бу дәвердә Яңа Сәрдек һәм Аш-Буҗи авылларында мәктәпләр, Каенсар авылында клуб төзеп, кулланышка тапшырдык. Байлангар, Ошь.Юмья, Туембаш авылларында мәктәпләрне сүтеп, яңадан сафка бастырдык. Һәм башка объектларда да эшләргә туры килде. Кыскасы, гомер юлым сикәлтәле сукмактан башланса да, шөкер, ул туры һәм мәгънәле юлдан әнә шулай дәвам итте. Алга таба да шулай булсын иде.
Фото: Григорий Захаровның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев