Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Газетага язылучылар арасында тонометр откан Мәдинә Әхмәтшина: Безне “везучий” кешеләр, диләр

Һәр ярты ел саен район газетасына почтальон аркылы язылып, бүләк уйнатуда катнашу өчен квитанцияне безгә һәрвакыт үзе китереп күрсәтүче абунәчебез ул Мәдинә апа!

“Безне “везучий” кешеләр, диләр”, – дип елмаеп килеп керде редакциябезгә акциядә җиңүче – Кукмарада яшәүче 82 яшьлек Мәдинә Әхмәтшина. 

Һәр ярты ел саен район газетасына почтальон аркылы язылып, бүләк уйнатуда катнашу өчен квитанцияне безгә һәрвакыт үзе китереп күрсәтүче абунәчебез ул Мәдинә апа! 

– Тонометр безнең яшьтә аеруча кирәк. Кан басымын көн саен үлчибез, сәламәтлегебезне кайгыртып торабыз, – дип башлады сүзен яңа танышым. – “Хезмәт даны”н бик яратам, аның килүен көтеп алам. Эшемне читкә куеп, иң элек газетаның һәр битен карап чыгам. Ә кич белән иркенләп утырып, башыннан ахырына кадәр җентекләп укыйм. Андагы бөтен темалар да күңелгә якын. Авыл кешеләре, райондашларыбыз турындагы язмалар белән танышам, һәр айны юбилярлар исемлеге бирелә, шуларны игътибар белән күзәтәм.

Мәдинә Әхмәтшина бигрәк ачык, аралашучан икән, сүз арты сүз бәйләнеп, аның тормыш юлына да кагылып уздык. Кәчимирдә туып-үскән райондашым мәктәптә укыганда ук бик актив була. Кукмара данын яклап, Казанда оештырылган чаңгы ярышларында катнаша. Ә 10 сыйныфтан соң 6нчы тегү фабрикасына урнаша. 

– Башта кечкенә операцияләр башкардым. Синең кебек бик яхшы, җиңел эшләүче юк дип, мастер ярты елдан соң мине иң зур разрядка тегәргә утыртты. Хезмәткәрләр үпкәләр дип ризалашырга батырчылык итмичә тордым. Чөнки араларында иң яше идем. Аннары мастерлыкка укып чыктым, – дип, яшьлеген искә алды әңгәмәдәшем. Бирелгән планны арттырып үтәвен, ярдәмчеллеген, тырышлыгын күргән җитәкчеләр, аның җидееллык эшчәнлеген югары бәяләп, “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшыралар.

Авылдашы белән гаилә корганнан соң, Якутиягә чыгып китеп, шунда 30 ел яшиләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Мәдинә апа төрле вазыйфалар башкарып хөрмәт казана. Тормыш иптәше Мәхмүт абый 35 ел шофер булып эшләве нәтиҗәсендә, аларга автобаза Кырымдагы Бакчасарай шәһәреннән коттедж төзеп бирә. Әхмәтшиннарның 9 ел гомере биредә үтә, 2005 елда исә туган яклары Кукмарага кайтып төпләнәләр. 

– Шул елны ук район газетасына язылдык. Чөнки Якутиядә дә татарча журналлар даими алдыра идек. Мәхмүтнең төп йортына кунакка баргач, туганы: “Сез газетада зур бүләк – пыяла капкачлы кәстрүл откансыз бит”, – дип сөенче алуы әле дә хәтеремдә. Зур, бик шәп кәстрүл булды ул. Якутиядә дә зур суыткыч җиңгән идек. Ә 1994 елларда Мирный бистәсендә Автомобильчеләр көне уңаеннан мәйданда бәйрәм ясадылар. Шундагы лотереядә дә 1000 сум акча чыкты, – ди Мәдинә Әхмәтшина, көлеп. Шулай булмый ни, бүләк оту – бәхет эше шул. Газета укучыбызны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев