Эссе булу сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, иртәгә көндез республика районнарында һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк.
Аномаль эссе көтелү сәбәпле, Татарстан Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүе игълан итте. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, иртәгә көндез республика районнарында һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстанда яшәүчеләргә саклык чаралары үтәргә, ягъни кояшта озак булудан сакланырга, җиңел кием кияргә, суны күбрәк эчәргә һәм кояш каты кыздыра торган сәгатьләрдә физик активлыкны мөмкин кадәр чикләргә киңәш ителә.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев