Елның иң яхшы вакыты — җәйге ял: кукмаралыларның яллары ничек уза
Сораштыруыбыз шул хакта.
Көтеп алынган отпуск тәмамлангач, яңадан ял итәсе килә башлый. Таныш халәт, киләшәсезме? Ял алдыннан күңел яңа хис-кичерешләр, ниндидер сюрпризлар көтә. Ләкин кайвакыт без уйлаганча гына барып чыкмаска да мөмкин. Сүз уңаеннан, чыганакларга ышансак, Менделеев үзенең таблицасын күптән көтелгән ялының беренче көнендә ачкан. Аннары Тверь губернасына җирле сыр заводларында сыр җитештерү технологиясен өйрәнергә киткән. Моннан шундый нәтиҗә ясап була: кем ничек ял итә инде!
Дуслар, ә сезнең өчен отпуск нәрсәне аңлата? Идеаль ялның билгеле бер кагыйдәләре бармы? Әле ял итәргә өлгердегезме? Сораштыруыбыз шул хакта.
Альбина ГАЙНУЛЛИНА, Күкшел
:
— Ел саен ялны түземсезлек белән көтәбез. Ялгызым гына ял итәргә яратмаганлыктан, отпуск белән каникулның бергә туры килүенә сөенәм. Без балалар белән бергәләп эшләргә һәм ял итәргә күнектек. Ялны файдалы да, шул ук вакытта күңелле дә үткәрергә тырышабыз. Мөгаен, быелгы җәй аква-паркка сәяхәт белән истә калыр. Табигатькә чыгу, кунакка бару, бакча эшләре — барысына да өлгерәбез. Өебездә һәрвакыт кунаклар күп була.
Лилия СӘИТОВА, Кукмара-Казан:
— Үземнең ялымны бер атна алдан планлаштырырга күнеккән. Иң мөһиме — буш вакытны гаилә белән күңелле итеп үткәрү. Моның өчен диңгез дә кирәкми, бары тик табигать кочагына чыгу, туган якның матурлыгына соклану да җитә. Шуңа күрә тормыш иптәшем белән бер үк вакытта ял итәбез. Быел гаиләбез белән диңгездә булдык. Балаларга да бик ошады. Ялымны эш белән чиратлаштырырга яратам. Өй җыештыру — минем өчен күңелле мәшәкать ул. Шулай ук отпуск вакытында әниемә кунакка кайтып, аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәм. Бу шулай ук күңелемне күтәрә. Менә шулай, көн артыннан көн уза, ял да бетә. Эшкә чыгарга җыенганда гына планлаштырганнарның яртысына да өлгермәвеңне аңлап аласың.
Миләүшә КАЙБУШЕВА, Кукмара-Нократ Аланы:
— Отпуск — минем өчен киләсе уку елына көч һәм энергия туплау вакыты. Ул игътибарны әз булса да читкә юнәлтергә һәм эштән онытылып торырга мөмкинлек бирә. Ял бертөрле генә булырга тиеш түгел. Эш һәм ял арасында баланс табу үземне яхшырак хис итәргә булыша. Идеаль отпуск ул — планлаштырганның барысына да җитешү. Ял истә калырлык булса, тагын да яхшырак. Шуңа күрә быел оныгыбыз һәм балаларыбыз белән Төркиягә бардык.
Исеме редакция өчен генә:
— Без — авыл кешеләре, гомер буе колхозда хезмәт куям. Шуңа күрә үзебезчә, татарча, бакчада ял итәргә күнеккән. Участогыбыз бик зур. Отпуск башлануын түземсезлек белән көтәм. Гадәттә, улым балаларын ике айга авылга кайтара. Алар минем белән бергәләп чүп утыйлар, җиләк һәм гөмбә җыялар. Бервакыт оныгым: «Әби, авылда шундый рәхәт», — дигәч, мин: «Хуҗалыктагы эшләрнең бетәсе юк, армадыгызмы әле?» — дип сорап куйдым. «Миңа печән, яңа җыелган җиләк исе ошый...» — дип санап китте ул. Бу сүзләрдән күңелем күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев