«Чиста шәһәр» оешмасы Кукмарадагы тимер юл кырыенда урнашкан агачларның киселү сәбәпләрен аңлатты
Еллар дәвамында үсеп утырган агачларны нинди максаттан кисеп, йолкып алдылар икән?
Бу тирәдән көнгә дүрт тапкыр үтеп киткәнлектән, күңелдә кайчаннан бирле бер сорау «бөтерелеп» йөри. Халык телендә «Кирпичный» микрорайоны дип йөртелүче, тимер юл кырыендагы агачларны төбе-тамыры белән куптарып, бу тирәне җыештыру эшләре бара. Еллар дәвамында үсеп утырган агачларны нинди максаттан кисеп, йолкып алдылар икән?
Газета укучы
Бу сорауга «Чиста шәһәр» оешмасы өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова болай дип җавап бирде:
— Хәтерләсәгез, бу тирәнең бер өлешен берничә ел элек чистартып алган идек инде. Чистартылганның бер өлешенә чыршы агачлары да утыртылды. Әмма агачларның тамырлары калып, алар янә үсеп чыгып, куе чытырманлык хасил итте. Килешәсездер, биредәге агачлар бер дә шәһәребезнең килеп кергән өлешен бизәми иде. Чөнки аларның күбесе ауган, черек, матур булып үсеп утырганы да инде күптәнге, карт агачлар. Тамырларны җыештырып алу өчен җирнең бераз катырганын көтәбез. Киләсе елдан чистартылган мәйданчыкка нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылыр, дип планлаштырыла.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев