2025 елның тугыз аенда Татарстанда 1,2 трлн сум салым җыелган
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында иң күп керемнәрне нефть чыгару биргән: 442,1 млрд сум, бу барлык салымнарның 40%ын алып тора.
2025 елның тугыз аенда Татарстанда салым керемнәре 1,2 трлн сум тәшкил иткән. Бу турыда Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.
«Соңгы дүрт ел дәвамында ел саен бюджетка триллион сумнан артык салым түләүләре җыйдык. 2024 елда 1,595 трлн сум мобилизацияләнгән, 2025 елның тугыз аенда — 1,2 трлн сум», — диде Марат Сафиуллин.
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында иң күп керемнәрне нефть чыгару биргән: 442,1 млрд сум, бу барлык салымнарның 40%ын алып тора. Ләкин дөнья бәяләренең кимүе аркасында әлеге күрсәткеч 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда якынча 24%ка кимегән.
Икенче урында — өстәлгән бәягә салым (НДС). Аның өлеше якынча 27% яки 321 млрд сум. НДС буенча керемнәр узган елга карата 40%ка арткан. Бу җитештерү һәм сату күләмнәренең, товарлар һәм хезмәтләргә бәяләрнең артуына бәйле.
Өченче урында — оешмалар табышына салым (177 млрд сум яки 14,7%). 2024 ел белән чагыштырганда керемнәр 13,5%ка арткан, бу 2025 елның 1 гыйнвареннан салым ставкасының 20дән 25%ка кадәр күтәрелүе сәбәпле.
Физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) шул ук вакытта 154 млрд сум яки гомуми сумманың 12,8%ын тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда ул 20,5%ка арткан: моңа хезмәт хаклары, премияләр, эш урыннары саны үсеше һәм 2025 ел башыннан НДФЛ ставкаларының прогрессив шкаласын киңәйтү булышкан.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев