Быелның 31 декабре эш көне булмаячак
31 декабрьдән озакка сузылган 12 көнлек Яңа ел каникуллары башланачак.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб РИА Новостига хәбәр иткәнчә, Россия халкы 31 декабрьдән 12 көнлек Яңа ел каникулларына китәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«31 декабрьдән озакка сузылган 12 көнлек Яңа ел каникуллары башланачак», — дип искәртә Светлана Бессараб.
Аңарчы депутат 2025-2026 Яңа ел каникуллары 12 ел эчендә иң озын ял булачак дип сөйләгән иде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев