Булачак укытучылар 2027 елдан профильле фән буенча БДИ тапшырачак
Үзгәрешләр 2026/2027 елгы исемлеккә кагылмаячак.
Россиянең педагогик югары уку йортларына керү кагыйдәләре үзгәрәчәк. 2026 елның 1 сентябреннән «педагогик белем» юнәлешенә керүче абитуриентлар сайланган белгечлеккә туры килгән профильле фән буенча БДИ тапшырырга тиеш булачак. «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, яңалык 2027/2028 уку елының кабул итү кампаниясендә эшли башлаячак, дип яза «Татар-информ».
Мисал өчен, физика укытучысы булырга теләгән абитуриент физика буенча БДИ нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш була.
Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләп үтүләренчә, әлеге карар булачак укытучыларның предметны тирәнрәк белүләре өчен кирәк, бу — педагоглар әзерләү сыйфатында төп таләп.
Үзгәрешләр 2026/2027 елгы исемлеккә кагылмаячак — ул гамәлдәге имтиханнар исемлеге буенча узачак.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев