Бүгенге көндә Татарстанда 500дән артык участок инспекторы җитми
Хәзерге вакытта кадрлар җитмәү 39%ны тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре идарәсе җитәкчесе Марат Фәтхуллин Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, Татарстанда участковыйлар җитмәү проблемасы арта. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Хәзерге вакытта кадрлар җитмәү 39%ны тәшкил итә, ягъни безгә 501 кеше кирәк. Кайбер хезмәткәрләргә бер район гына түгел, ике район да беркетергә туры килә, бу исә хезмәткәрләргә өстәмә эш өсти», — дип аңлатты Марат Фәтхуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, 2023 ел белән чагыштырганда, хезмәткәрләрнең җитмәве 28%тан 39%ка кадәр арткан. Ике ел элек 354 кеше җитмәсә, бүгенге көнгә 500дән артык кеше кирәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев