Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бүген сугыш ветераны Хәтирә Салихованы соңгы юлга озаттылар

Хәтирә Салихова 1942 елның ноябреннән 1945 елның октябренә кадәр Мәскәүдә, соңрак немецлар оккупацияләгән Ленинградта хәрби хезмәт уза. Ленинград блокадасында катнаша.

Бүген Кукмара районы зур югалту кичерә. Өлге авылында Бөек Жиңүне якынайтуга зур өлешен керткән 100 яшәр каһарман ветеран Хәтирә апа Салихованы соңгы юлга озаттылар.

Районыбызның бердәнбер хатын-кыз сугыш ветераны белән саубуллашырга район житәкчелеге, хәрби комиссарият, ветераннар советы вәкилләре, авылдашлары, туганнары жыелды.

-Бүген илебезгә зур кайгы килде. Хәтирә апа - яшьләр, өлкәннәр өчен дә үрнәк шәхес. Батыр йөрәкле ватанпәрвәр авыр сугыш елларын узып, район почта элемтәсе идарәсендә хезмәт куйды. Аның исеме мәңгелек, үлемсез булачак. Сезнең тырышлык һәм тиңдәшсез батырлыгыгыз алдында баш иябез, - диде район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина.

Хәтирә Салихова 1942 елның ноябреннән 1945 елның октябренә кадәр Мәскәүдә, соңрак немецлар оккупацияләгән Ленинградта хәрби хезмәт уза. Ленинград блокадасында катнаша. 1954 елда фронтовик Мөбарәкҗан Салиховка кияүгә чыга. 

- Хәтирә апа бик тырыш, тәвәккәл, чисталык сөючән кеше булды. Урамнан узганда аның аллы-кызыллы яраннары һәрчак сәлам биреп калыр иде. Гомеренең чәчәк аткан чагында сугыш ачысын татырга туры килә. Күп авырлыклар, сынаулар аша узган Хәтирә апа: "Киемең урыс булса да, күңелең дөрес булсын", - дияргә ярата иде. Һәрчак туры сүзле, гадел булды, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәде, - диде туганы Асия апа Низамиева.

Илебез азатлыгы өчен көрәштә сынмаган, сыгылмаган, көчле шәхес, бердәнбер хатын-кыз сугыш ветеранының исеме күңелләребездә мәңге сакланыр. Урыннары ожмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев