Блогер Татар Малай рус телендә милли аш-суга багышланган тамаша оештырырга ниятли
Соңгы яңалыклар

Блогер Татар Малай рус телендә милли аш-суга багышланган тамаша оештырырга ниятли

Ринат Галиәхмәтов фикеренчә, рус телендәге проект милли татар ашларын популярлаштырырга мөмкин.

Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) рус телендә милли аш-су тамашасы проектын башлап җибәрергә планлаштыра. Бу турыда «ВИП Media» проектын алып баручы Рәсим Хаҗиев җиткерде, дип яза «Татар-информ».

«Блогер Татар Малай татарлар турында русча сөйләргә җыена. Ул шоу проектында татар халык ашларын пешерәчәк. Шундый юл белән ул татар ашларын популяштырырга җыена, чөнки рус телендә танылу мөмкинлеге зур», - диде Рәсим Хаҗиев.

Тиздән «ВИП Media» проекты да рус телендә чыгачак. «Татар телендәге каналны этәрү кыенрак, рус телендә төшерү җайлы», - диде ул.

фото: скриншот

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев