«Шушы гамәл белән бер генә нәрсәне әйтәсем килә: яшисез икән, көрәшегез! Ахыргача көрәшегез», — дип язган Рәстәм Нәбиев.
2015 елда Омскида казарма ишелү вакытында аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка менгән. Ул дөньяның иң биек түбәсенә куллары белән генә менгән беренче кеше булды. Бу — аның спорт карьерасында унынчы биеклек, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге казанышы турында Нәбиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
«20 майда, Непал вакыты буенча иртәнге 8:16да, альпинизм тарихында беренче тапкыр мин, Рөстәм Нәбиев, Эверестка бер кул белән генә мендем! Мин бу күтәрелүне хәзер мине караган һәркемгә багышлыйм. Шушы гамәл белән бер генә нәрсәне әйтәсем килә: яшисез икән, көрәшегез! Ахыргача көрәшегез», — дип язган ул, югарыдан плакат белән фотографияне бастырып.
Публикациядән соң беренче минутларда спортчының постына 11 меңнән артык лайк куелган һәм меңнән артык кеше язылган.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев