Соңгы яңалыклар

Балаларны игътибарсыз калдырмагыз!

Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары, кызганычка каршы, сирәк хәл түгел. Мондый афәтләрнең сәбәпләрен тикшерү, анализлау нәниләрнең уттан сак файдалану күнекмәләре булмавын, ата-аналары тарафыннан күзәтү җитмәвен күрсәтә.

 Шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:

- балаларга ут белән сак булу кирәклеге турында сөйләгез,

- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү белән бәйле очракларда нәниләргә үрнәк булыгыз,

- шырпы, уткабызгыч, шәм, лупа (линза) кебек әйберләрне аларның күзе төшәрлек  җирдә тотмагыз, куллары җитмәслек урында саклагыз,

- балаларга мич ягу, газ плитәсен кабызу, мөстәкыйль рәвештә көнкүреш электр приборларыннан файдалану кебек эшләрне кушмагыз,

- бала шырпы яки уткабызгыч тапкан очракта бу турыда сезгә әйтергә өйрәтегез, 

- учак якмасыннар өчен балаларны күзәтегез,

- өйдән чыгып киткәндә аларның үзләрен генә калдырмагыз,

- тәмәке тарта торган ата-аналар кесәләрендә шырпы яки уткабызгыч калдырмасын,

- балаларның ялын кызыклы итеп оештырыгыз.

Нурфат ЯППАРОВ, Кукмара һәм Балтач районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев