Штраф күләме участокның кадастр бәясенә бәйле.
Бакча кишәрлекләре хуҗалары, җирләрен тиешенчә файдаланмасалар, штрафка тартылырга мөмкин. Бу хакта NEWS.ru белән әнгәмәдә юрист, «Русяев Клуб» бизнес-бергәлегенә нигез салучы Илья Русяев сөйләгән. Штраф күләме участокның кадастр бәясенә бәйле һәм 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Эксперт сүзләренчә, закон җир участогы иясен участоктан файдалануны өч ел дәвамында башларга мәҗбүр итә. 2025 елның 1 мартына кадәр хокук барлыкка килгән җирләр өчен әлеге срок нәкъ менә шушы датадан санала. Гражданнарга җирне кулланмаган өчен штраф кадастр бәясенең 1 проценттан 1,5 процентка кадәр өлешен тәшкил итә, әмма 20 мең сумнан да ким түгел. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, түләтү суммасы 20 меңнән 50 мең сумга кадәр җитә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев