Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, хезмәт ветераны Венера Галимуллина белән очрашты

Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм күңелле булды.

“Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” проекты кысаларында күптән түгел Байлангар урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, хезмәт ветераны Венера Галимуллина белән очрашты. 

Венера Камал кызы 1947 елның 24 июнендә Байлангар авылында туа. Казан кооперация техникумында инженер-технолог һөнәрен үзләштерә. Ул Кукмара кулланучылар җәмгыяте ашханәсендә һәм җәмәгать ашханәсендә пешекчеләр бригадиры, җәмәгать туклану хуҗалык исәбендәге предприятиеләре берләшмәсе директор урынбасары, аның директоры, “Аш-су” берләшмәсе директоры вазыйфаларын башкара.  


Экскурсия барышында Венера Галимуллина он иләүдән башлап пешерүнең бөтен процессын күрсәтте, составына нинди кушылмалар керүен, камыр катнашмасының ничек үтүен аңлатты. Ул балаларга зур уңышларга ирешү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында да сөйләде. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, үз эшеңне туган ягыңда башларга мөмкин булсын өчен, кече яшьтән үк Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк дип искәртеп узды.
Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм күңелле булды.

 

Айсылу АБДУЛЛИНА, 
Байлангар мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk