Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Авыл укытучысы» программасы: Татарстан педагогларына 12 млн сум акча бүленгән

2026 елда Россиядә программаны гамәлгә ашыруга 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

2026 елда Татарстанда авыл торак пунктларына һәм кечкенә шәһәрләргә эшләргә кайткан укытучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен 12 миллион сум акча каралган. Бу хакта республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

Программа ике чыганактан финансланачак: федераль бюджеттан 6,48 миллион сум бүлеп бирелсә, калган өлешен республика тәэмин итәчәк.

Ярдәм «Авыл укытучысы» программасы кысаларында күрсәтелә. Анда катнашучылар авыл җирендә яки зур булмаган шәһәрләрдә эшкә урнашканда 1 миллион сум күләмендәге түләүгә исәп тота ала.

2026 елда Россиядә программаны гамәлгә ашыруга 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Фото:  Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев