Аттестат алу өчен БДИны ничә баллга тапшырырга кирәклеген аңлаттылар
Айрат Гыйбатдинов билгеләп үткәнчә, минималь балларны җыю югары уку йортына керүне гарантияләми, хәтта түләүле нигездә дә.
2026 елда мәктәп аттестатын алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теленнән кимендә 24 балл җыярга һәм математикадан база дәрәҗәле имтиханны «өчле»дән түбән булмаган билгегә тапшырырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сенатор Айрат Гыйбатдинов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Бердәм дәүләт имтиханыннан минималь баллар ике дәрәҗәгә бүленә: мәктәп аттестатын алу өчен һәм югары уку йортларына керү өчен. Аттестат алу өчен рус теленнән 24 балл һәм база дәрәҗәле математикадан җиде балл (яисә „өчле“ билгесе) җыю җитә, ә менә югары уку йортларына керү өчен таләпләр күпкә югарырак», — диде Айрат Гыйбатдинов.
- Профильле математикадан — 27,
- физика, химия һәм биологиядән – 36шар,
- информатикадан — 40,
- тарих һәм әдәбияттан — 32шәр,
- географиядән — 37,
- җәмгыять белеменнән — 42,
- чит телләрдән 22 балл җыярга кирәк.
Гыйбатдинов билгеләп үткәнчә, минималь балларны җыю югары уку йортына керүне гарантияләми, хәтта түләүле нигездә дә. Чөнки уку йортлары абитуриентлар арасында конкурс сайлап алуы үткәрә.
«Абитуриентларга өстәмә баллар системасына да игътибар итәргә кирәк: бүгенге көндә югары уку йортлары шәхси казанышлар өчен 15 баллга кадәр өстәп исәпләргә хокуклы», — диде парламентарий.
Өстәмә баллар алтын медаль белән кызыл аттестат, ГТО билгесе, волонтерлык эшчәнлеге һәм олимпиадалардагы җиңүләр өчен бирелергә мөмкин.
Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев