Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Атна азагына Татарстанда җылытачак

Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була

 Республика синоптиклары ялларда Татарстанда шактый җылытачак дип фаразлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 гыйнварда көндез һава температурасы 9 градус салкын була. 12 гыйнварда көндез -3 һәм -8 градус көтелә. Көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә, дип яза Татар-информ.

Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Җомга көнне көньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 16 метр булыр дип көтелә. Шимбә көнне  көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

11 гыйнварда күпчелек районнарда бераз кар яварга, кайбер районнарда бераз буран булырга мөмкин. 12 гыйнварда юеш кар, кайбер районнарда буран булуы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев